Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстандагы юлларда 25 кешенең гомере өзелгән

Соңгы 16 көндә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 181 һәлакәт теркәлгән. Аларда 25 кешенең гомере өзелгән, тагын 223 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 50се Казанда килеп чыккан, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган, 57 кеше тән казасына дучар ителгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул...

Соңгы 16 көндә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 181 һәлакәт теркәлгән. Аларда 25 кешенең гомере өзелгән, тагын 223 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 50се Казанда килеп чыккан, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган, 57 кеше тән казасына дучар ителгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул хакта сөйли.
Кеше үлеменә китергән һәлакәтләрнең берсе кичә, ягъни 16 июньдә төнге 1нче яртыда, Әгерҗе районының Исәнбәй һәм Бим авыллары арасындагы кыр юлында була. Мотоцикл белән идарә иткән 1987 елгы егет, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлда әйләнеп каплана. Җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында ук җан бирә. Егетнең транспорт чарасы белән мотошлемсыз идарә иткәнлеге ачыклана.
Фаҗигаләрнең тагын берсе шул ук көнне иртәнге 8дә Актаныш - Мөслим - Кирово юлының 4нче чакрымында килеп чыга. "Лада Ларгус" рулендагы 1974 елгы ир-ат, шулай ук, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый, һәм күз күреме зонасында җәяле кичүе була торып, рөхсәт ителмәгән урында кисәк юлга йөгереп чыккан 2006 елгы ир-баланы бәрдерә. Җәяүле шунда ук һәлак була.
Кичә 0.05тә Алабуга шәһәрендә "ВАЗ-2114" автомобиле белән йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм исерек хәлдә идарә иткән 1974 елгы ир-ат тигез әһәмияттә булмаган юллар киселешендә өстенлек бирми һәм "ВАЗ-2113" автомобиле белән бәрелешә. "ВАЗ-2113" рулендагы 1990 елгы йөртүче егет, шул ук автомобильдәге 1990 елгы пассажир егет һәм 1998 елгы пассажир кыз хастаханәгә озатыла.
Ул төнне 1.35тә Чистай - Түбән Кама юлының 13нче чакрымында үзйөрешле ургыч белән идарә иткән 1969 елгы ир-ат авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге транспорт чараларын гомуми файдаланылыштагы автомобиль юлыннан йөртү кагыйдәләрен боза һәм "ВАЗ-2110" автомобиле белән бәрелешеп, һәлакәт урыннан качып китә (соңрак табыла). Җиңел машинадагы 1965 елгы пассажир хатын-кыз, 1998 елгы пассажир кыз һәм 1995 елгы пассажир егет хастаханәгә озатыла.
Һәлакәтләрнең тагын берсе кичә 10.50дә Нурлат районы турысындагы Базарлы Матак - Мамык юлының 44нче чакрымында була. "Дэу Нексия" автомобиленең 1960 елгы йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана. Автомобильдәге 2000 елгы пассажир яшүсмер егет хастанәгә озатыла.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев