Татарстаннан сыер савучы Бөтенроссия тармак конкурсында икенче урынны алды
Яңалыклар

Татарстаннан сыер савучы Бөтенроссия тармак конкурсында икенче урынны алды

ТРның Кайбыч районы "Ак Барс Кайбыч" ҖЧҖнең 3 нче филиалы сыер савучысы Мария Таймасова Түбән Новгород өлкәсендә сыерларны машина белән саву операторлары арасында Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте белдерә. Конкурс 8-10 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсе Дальнеконстантиновск районында «Тепелево» ААҖ базасында...

ТРның Кайбыч районы "Ак Барс Кайбыч" ҖЧҖнең 3 нче филиалы сыер савучысы Мария Таймасова Түбән Новгород өлкәсендә сыерларны машина белән саву операторлары арасында Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте белдерә.

Конкурс 8-10 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсе Дальнеконстантиновск районында «Тепелево» ААҖ базасында узды. Анда төбәк ярышларында җиңүчеләр катнашты.

Татар-информ


Нет комментариев