Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның Арча муниципаль районында Кыш Бабай йортына QR-код белән генә кереп була

Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.

4 декабрьдән Татарстанның Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә кышкы сезон башлана. Тамашачылар бәйрәм программасын карый һәм яңа ел тылсымчысының өенә керә ала. Әмма моның өчен аларга коронавирустан вакцинация турында QR-код кирәк.

«Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» программасы бу көнне беркем дә онытмаслык күңелле мизгелләр вәгъдә итә. Өлкәннәр дә, балалар да күңел ачачак. Парк территориясенә кергәндә QR-код кирәк түгел, ә Кыш Бабай йортына һәм курчак тамашасына гына кирәк», диелгән резиденциянең инстаграмдагы аккаунтында.

Шулай ук вакцинация ясатмау өчен медицина күрсәтмәсе булган очракта да резиденциягә керергә мөмкин. Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә. 

Фото: t.me/shahrikazan

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев