Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның баш федераль инспекторы итеп Виктор Демидов билгеләнде

Дәүләт хезмәткәрен Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның эш сәфәре кысаларында тәкъдим иттеләр.

Татарстан буенча Баш федераль инспектор постына Виктор Демидов билгеләнде. Дәүләт хезмәткәрен Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тәкъдим иттеләр.

«Виктор Николаевич (Демидов - ТИ иск.) монда туган һәм күптән биредә эшли. Аның казанышлары зур. Кешенең бу вазифада җирле үзенчәлекне аңлавы Татарстан өчен мөһим. Федераль инспекторның төбәк хакимияте белән элемтәсе булуы мөһим», - дип искәртте Игорь Комаров.

Элегрәк 58 яшьлек Виктор Демидов Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы вазифасын башкарган иде.

Ул Алабугада туган, Казан дәүләт университетын «Хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлаган, юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия. 2004 елдан 2014 елга кадәр ТР Конституция суды рәисе вазифасын били, ә 2015 елның мартыннан РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы булып эшли.

Элегрәк ТР буенча баш федераль инспектор вазифасы вакытлыча тулы вәкаләтле вәкилнең 42 яшьлек ярдәмчесе Алексей Симоновка йөкләнде. Ул, пенсиягә чыгу сәбәпле, отставкага киткән Ренат Тимерҗановны 2020 елның гыйнварында алыштырды.

Фото: http://president.tatarstan.ru/

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев