Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның социаль учреждениеләре үзизоляциягә китәчәк

Татарстан Хезмәт министрлыгы социаль оешмаларның сак предприятиеләрен шулай ук изоляция режимына күчәргә чакырды.

 Республиканың социаль оешмалары коронавирус таралуын булдырмау өчен бер айга үз-үзләрен изоляцияләү режимына күчә. Бу хакта Татарстан Президентының муниципаль берәмлекләр белән ябык киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта республика территориясендә төрле профильле социаль юнәлешле оешмалар эшли — сукбайлар өчен социаль адаптацияләү урыннары, приютлар, психоневрологик интернатлар, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен интернатлар. Бу оешмаларда 5 меңнән артык кеше яши.

Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тулыландырды, ул яңа инфекция таралу куркынычы ябык типтагы оешмаларда аеруча югары булуын әйтте.

«Коронавирус таралу куркынычы бик зур. Сез бу оешмаларның эшен ничек оештырырга ниятлисез?» — дип сорады Рөстәм Миңнеханов.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, мәсьәләне хәл итәргә оешмаларда яшәүчеләрнең һәм персонал белән бергә үзизоляциягә китүе ярдәм итәчәк.

«Яңа инфекция таралуны кисәтү максатларында без үзизоляция режимына күчәбез, бу кешеләрнең барысы да хезмәткәрләр белән бергә оешмада яшәячәк. Без этаплап бер айга күчәбез», — дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев