Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов вафат

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген иртән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов үлгән. Мәрһүм белән хушлашу 24 ноябрь көнне 10:00дә Камал театры бинасында узачак. Соңгы вакыт Ирек абый авырды. "Галиябану" спектакленә килгән тамашачылар аны коляскада күрде. Артистны иртәгә яңа татар бистәсе зиратында күмәчәкләр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Иннә...

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген иртән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов үлгән. Мәрһүм белән хушлашу 24 ноябрь көнне 10:00дә Камал театры бинасында узачак.

Соңгы вакыт Ирек абый авырды. "Галиябану" спектакленә килгән тамашачылар аны коляскада күрде.

Артистны иртәгә яңа татар бистәсе зиратында күмәчәкләр.

Авыр туфрагы җиңел булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Якыннары, туганнары, иҗатташларының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Белешмә:

Ирек Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда - Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан - Татар академия театрында, дип яза театрның сайты.
Рольләре:
Фәйзулла - «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
Әлибәк, Җантай - «Гүзәлем Әсәл»
Гатбаев - «Ахырзаман» Ч.Айтматов
Каюм - «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Мишка - «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Мөәзин - «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Новожилов - «Бер төн» Б.Горбатов
Инсаф - «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Рисположенский - «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Хименес - «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
Мостаев - «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Саттар - «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Бариев - «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
Фәһим - «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Рафис - «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алексей - «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Шәйхерази - «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Марат - «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
Сәгыйть - «Бәхетсез егет» Г.Камал
Ахун - «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Валера - «Мирас» Г.Каюм
Василий Павлович - «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Аксәет - «Идегәй» Ю.Сафиуллин

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X