Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны кулга алу вакыты озынайтылган

Роберт Мусинны 2017 елның 16 декабренә кадәр тикшерү изоляторында булачак. Казанның Идел буе районы суды Татфондбанкның (ТФБ) элеккеге башлыгы Роберт Мусинны кулга алу вакытын 2017 елның 16 декабренә кадәр озайткан. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Идел буе районы суды рәисенең ярдәмчесе Виктория Чибисова хәбәр итте. Роберт Мусин судта катнашмаган - ул...

Роберт Мусинны 2017 елның 16 декабренә кадәр тикшерү изоляторында булачак.

Казанның Идел буе районы суды Татфондбанкның (ТФБ) элеккеге башлыгы Роберт Мусинны кулга алу вакытын 2017 елның 16 декабренә кадәр озайткан. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Идел буе районы суды рәисенең ярдәмчесе Виктория Чибисова хәбәр итте.

Роберт Мусин судта катнашмаган - ул тикшерү изоляторының хастаханәсендә дәвалана.

Татфондбанкның элеккеге башлыгы 3 марттан бирле тикшерү изоляторында. Ул «Аеруча зур күләмдәге караклык» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча кулга алынган иде. Банкка Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкны вакытлыча администрация итеп билгеләгәч, аңа карата Татфондбанктан канунсыз рәвештә акча алып чыгу буенча җинаять эшләре кузгатылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    husnutdinov

    0

    0

    Хэттэр!

    2
    X