Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра

«Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары баш редакторлары үзәк оештырылуыннан уңай нәтиҗәләр көтүләре турында сөйләде.

Татмедиа» Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, татар матбугат үзәге ул милли-мәдәни темаларга очрашулар, матбугат конференцияләре уздыру урыны булырга тиеш.

Шамил Садыйков Чаллыдагы «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларының технологик яктан артта калу проблемасы булуын да искәртте. «Аларның аудиторияләре белән элемтәләре түбән, социаль челтәрләрдә аудиторияләре кечкенә, эшләү рәвешләре текст язуга гына корылган. Безнең бурыч — аларны заманча эшләргә өйрәтү. Яңа социаль челтәрләрдә эшләү өчен җиһазлар, фотоаппаратлар алу ниятләнә», — дип белдерде Шамил Садыйков.

Акционерлык җәмгыяте генераль директоры әйтүенчә, ниндидер басманы ябу, статусын түбәнәйтү турында сүз бармый. «Без, киресенчә, „Шәһри Чаллы“ һәм „Көмеш кыңгырау“ гәҗитләренең хәзерге баш редакторлар вазифаларын башкаручыларын даими редактор итеп билгеләргә, аларга ярдәм итәргә җыенабыз», — дип белдерде ул.

«Иң мөһиме — Чаллыны милли матбугатны үстерү буенча төп стратегик юнәлеш итеп күрәбез. Соңгы ел эчендә Чаллыда татар телле „Күңел ТВ“ телеканалы ачылды, тәүлек әйләнә эшләүче „Тәртип“ музыкаль радиосы ачылды. Хәзер яңа бурычыбыз — гәҗит-журналларны яңа дәрәҗәгә күтәрү, аларга заманча эшләргә мөмкинлекләр бирү», — диде Шамил Садыйков.

«Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резеда Йосыпова мондый үзгәрешләрне яхшыга юрады. «Чаллы халкы бит ул милләткә, телгә карата сизгер халык, 90 нчы елларда милли хәрәкәт оешуы да шуның дәлиле. Татар матбугатына да сизгер караш. Медиаүзәк була дигәч, планнар кора башладык. Татар кешеләрен чакырып, матбугат конференцияләре уздырырга ниятлибез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Резеда Йосыпова 15 февральдә газетага редактор булып килгәч, эш шартлары түбән булуына игътибар иткәнлеген әйтте. «Журналистларның эш шартлары начар иде. Безнең җитәкчелек аны да исәпкә алыр дип уйлыйбыз. Гомергә ремонт күрмәгән җирдә ремонт планлаштырыла. Бүген тендерга әзерләнәбез. Шартлар уңайлы булса, иҗат итәргә дә күңеллерәк булачак. Компьютерлар, эш урыннары да Казан журналистларыныкы кебек булыр дип уйлыйбыз», — диде.

Баш редактор газета-журнал белән генә шөгыльләнеп калмыйча, социаль челтәрләрдә дә эш алып барганнарын һәм бу эшне үстерәчәкләрен әйтте. «Видеолар төшерү өчен дә аерым урын әзерләп куйдык. „Татмедиа“ камералар вәгъдә итте. Фотоаппаратлар да булачак. Андый уңайлы шартлар безне кызыктыра», — дип белдерде.

«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Ризидә Гасыймова балалар газетасы өчен журналистлар мәктәбе оештыру нияте булуын әйтте. «Моңа кадәр мәктәпләргә чыгып китеп, мастер-класслар оештыра идек, хәзер балаларны үзебез чакырып, үзебезнең студиядә оештырып булыр иде», — дигән теләген җиткерде.

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы булып калыр дип ышанам. Безнең сайт редакторы социаль челтәрләрне дә алып бара», — дип сөйләде Ризидә Гасыймова. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-04-2021/tatmedia-agentlygy-challyda-milli-matbugat-z-ge-oeshtyra-5820771

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X