Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төбәк тарихын өйрәнделәр

Мамадышта Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә “Мамадыш районында туган якны өйрәнү: тарих, хәзерге заман һәм үсеш перспективалары“ дип исемләнгән I төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларындагы чарада Казан галимнәре, Тататарстан районнары, Киров өлкәсенең Вятка Аланы тө­бәк тарихын өйрәнүчеләре катнашты.

“Мамадыш җирлегендә   һәм Татарстанның башка районнарында төбәк тарихын өйрәнү, авыллар тарихы турында китаплар язу ” дигән төп докладны төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Альберт Борһанов ясады. Безнең районның Юлбат авылыннан төбәк тарихын өйрәнүчеләр Наил Галиев, Илдар Сафин, ревизия документларына, метрикәләргә таянып, нәсел шәҗәрәләре төзү, архив материалларына нигезләнеп район, авыллар тарихын  өйрәнү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Соңыннан конференция Мамадыш төбәген өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыру турында махсус резолюция кабул итте.

Фото: mamadysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев