Саба таңнары

Түбән Кама заводында эшче үз-үзенә кул салган

Түбән Камада "Йөк машиналары шиннары заводы"ның җыю цехы белән вулканизация цехы арасында 1977 елгы ир-атның муенында элмәк эзе булган үле гәүдәсе табылган, дип хәбәр итә ТР ЭЭМ ның Түбән Кама муниципаль районы идарәсе матбугат хезмәте. Ул - "Йөк машиналары шиннары заводы" эшчесе. Хәзер ир-атның үз-үзенә кул салу сәбәпләрен хокук саклау...

Түбән Камада "Йөк машиналары шиннары заводы"ның җыю цехы белән вулканизация цехы арасында 1977 елгы ир-атның муенында элмәк эзе булган үле гәүдәсе табылган, дип хәбәр итә ТР ЭЭМ ның Түбән Кама муниципаль районы идарәсе матбугат хезмәте.

Ул - "Йөк машиналары шиннары заводы" эшчесе. Хәзер ир-атның үз-үзенә кул салу сәбәпләрен хокук саклау органнары ачыклый. Түбәнкамалының, бу гамәлен кылу алдыннан, кәрәзле телефоныннан хезмәттәшләренә һәм дусларына хушлашу SMS-хәбәре җибәргәне билгеле, дип хәбәр итә Татар-Информ.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: