Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада табиблар 102 яшьлек бабайның оча-бот буынын алыштырганнар

Ул уникаль операцияне уңышлы кичергән, тиздән ул йөри башлаячак дип көтелә.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе травматологлары 102 яшьлек Николай Палкановның оча-бот буынын алыштыру буенча уникаль операция ясаган. Бу хакта Түбән Кама районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пациент травматология бүлегенә бер бәхетсезлек очрагыннан соң мөрәҗәгать иткән – ул егылып, оча-бот буынын имгәткән. Бүлек мөдире – травматолог-ортопед Виктор Сизинцев авыруга югары технологияле операция ясарга кирәк дигән карарга килгән. Операция бер сәгатькә якын дәвам иткән.

102 яшьлек бабай операцияне уңышлы кичергән, табиблар тиздән ул йөри башлаячак, дип вәгъдә итә. Хәзерге вакытта пациент травматология бүлегенә күчерелгән.

Николай Егорович, өлкән яшьтә булуына да карамастан, актив тормыш белән яши, көн саен иртән зарядка ясый, тәмәке тартмый, аракы эчми. Аның җиде оныгы һәм оныкларының җиде баласы бар.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә Яшел Үзән кешесенә йөрәк күчереп утыртулары хакында хәбәр иткән иде.

Фото: https://pixabay.com | skeeze

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев