Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарында тәкъдим ителәчәк

Татарстан компаниясе быелның җәендә Россиядән читтә үз филиалларын ачарга ниятли.

«Түбәтәй» хәләл тиз туклану федераль челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарында тәкъдим ителәчәк. Компаниянең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта белдерде.

«Халыкара мәйданга чыгуыбыз – 2018 елның зур казанышы. Быелның җәендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә филиалыбыз ачылачак, аннары Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Кувейт базарына үтеп керергә ниятлибез. Моннан тыш, Татарстанда камыр ризыклары өчен ярымфабрикатлар җитештерү конвейеры сафка басачак. Хәзер аның өчен урын сайлыйбыз», - диде Руслан Гыйльметдинов.

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре RUSSIA HALAL EXPO Халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Халыкара икътисади саммиты кысаларында уза. Саммит бүген «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә ачылды һәм 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Фото: president.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев