Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр артистлары Кәрим Тинчурин истәлегенә чәчәкләр салды

"Догаларыбыз Кәрим аганың рухына дога булып ирешсен", - диде Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Бүген Казанның Архангел зиратында Камал театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры артистлары Кәрим Тинчурин истәлегенә чәчәк салдылар. Нәкъ бүген язучының тууына 132 ел тулды. Мәрҗәни мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин Кәрим Тинчурин рухына дога кылды.

  • Казанның Архангел зиратында 1929-1942 елларда атып үтерелгән, сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Биредә Кәрим Тинчурин исеме дә бар.

"Кәрим Тинчуринны искә алырга җыелдык. Ул татар халкының бөек шәхесләренең берсе. Татар кешесен театрдан башка күз алдына китереп булмый. Татарны театрлы иткән Кәрим агага мең рәхмәт. Тормышы фаҗигале булса да, ул безгә зур әдәби һәвәс калдырган. Мең рәхмәт", - диде Татарстан мәдәният урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Искә алу чарасында Кәрим Тинчурин исемендәге театр директоры Наил Мөсәгыйтов та бар иде. "Белгәнегезче, ел саен 15 сентябрь без бирегә килеп Кәрим агага дога кылабыз, аны искә алабыз. Аны мәңгеләштерер өчен эшләр башкарыла. Парк ачылды, бюст куелды. Зур рәхмәтебез әлеге бөек шәхескә. Тыныч йокла, Кәрим ага", - ди ул.

"Иҗат юлы - шатлыклы юк, дәһшәтле фаҗига белән тәмамланган юк. Кәрим Тинчурин әсәрләрендә татар милләтенең рухын, матурлыгын саклап калган. Татар халкы образларын безгә күрсәтте. Алар безгә маяк булып тора. Кызганыч, без аның күмелгән җирен дә белмибез. Шулай да мемориал янына килүебез шатлыклы. Догаларыбыз Кәрим аганың рухына дога булып ирешсен", - диде Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. 

  • Кәрим Тинчурин - драматург, язучы, актер, режиссер, театраль педагог. Тумышы белән Пенза губернасының Таракан (Аккүл) авылыннан. Аның әтисе, абыйсы, сеңлесе Себергә сөргенгә җибәрелгән, әтисе сөргендә үлгән. Тинчурин үзе 1938 елның 15 ноябрендә Спас манарасы янында атып үтерелә. НКВД архивларында сакланган таныклыкта үлемнең сәбәбе “Рак пищевода” диелгән.

 

Фото: архив/Регина Гумарова

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев