Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләүчеләр дәресләрдән соңгы буш вакытларын эшләп, файдалы итеп үткәрә алалар

Быел хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша мең укучыны эшкә урнаштыру планлаштырыла. Алдагы еллардан аермалы буларак, үсмерләргә быел эшкә урнашу өчен каникулларны көтеп тору кирәкми, алар ел әйләнәсе эшли алачак. "Теләүчеләр дәресләрдән соңгы буш вакытларын эшләп, файдалы итеп үткәрә алалар, - ди үзәк директоры Данис Габдерахманов. Үсмерләр төрле...

Быел хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша мең укучыны эшкә урнаштыру планлаштырыла. Алдагы еллардан аермалы буларак, үсмерләргә быел эшкә урнашу өчен каникулларны көтеп тору кирәкми, алар ел әйләнәсе эшли алачак. "Теләүчеләр дәресләрдән соңгы буш вакытларын эшләп, файдалы итеп үткәрә алалар, - ди үзәк директоры Данис Габдерахманов. Үсмерләр төрле оешма-предприятиеләрдә авыр булмаган хезмәттә, мәсәлән, территорияне кардан арындыру, шугалакларны чистарту кебек эшләрдә катнашырга мөмкин. Бу уңайдан эш бирүчеләрдән дә тәкъдимнәр көтеп калалар.

Эш сорап мөрәҗәгать итүче үсмерләргә хезмәтләре өчен үзәктән 1275 сум күләмендә матди ярдәм һәм оешмалардан эшләгән сәгатьләреннән чыгып түләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев