Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тәгәрмәч” кә таяк тыкмадылар

Районда "Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең филиалы бетерелгәч, "Имин тәгәрмәч"кә дә таяк тыгылыр дип борчылган идек. Юкка булган икән.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (ЮИД) бәйгесе быел да зур әзерлек белән узды. Явлаштау мәктәбеннән кала, "Имин тәгәрмәч" ярышына барлык гомуми белем учреждениеләреннән дә килгәннәр иде. Велосипедта фигуралы йөрүдә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әзерләгән сорауларга җавап бирүдә 80нән артык укучы катнашты. Быел ике этапның шартлары катлауланган. Велосипедта фигуралы йөрүчеләргә өстәмә каршылыклар тудырылган. ЮХИДИ инспекторы Илнур насыйбуллин кагыйдәләр буенча имтихан бирүчеләрнең күрү хәтерен дә сынады. Әйтик, имтихан бирүчеләргә слайдта урам күренеше күрсәтелә һәм 20 секундтан соң фото 4 блокка бүленә. Шул блокларның икесе дөреслеккә туры килми: фотога ни булса да өстәлгән яисә алынган була. Сынау күзең күргәнне хәтердә калдыру сәләтен әле тагын да үстерергә кирәклеген күрсәтте. Шулай ук укучылар чаттан автомобильдә чыгарга, светофор кызыл яки яшел янганда кайсы яктан килүчегә өстенлек бирергә кирәклеген күрсәткәндә ясаган ялгышлыкларын да кат-кат анализларга кирәк. Велосипедны исә күпләр вакытка сыешып буйсындырды. "Мин велосипедта 5 яшьтә йөрергә өйрәндем. Ярышка килгән дусларым Илүзә Садыйкова, Рәдис Шәрифуллин , Илназ Хөснуллинның да осталыгы җитәрлек. Юл йөрү кагыйдәләрен Хәниф абый өйрәтте. Бу ярышны бик кирәк дип саныйм. Безне тәртипкә өйрәтә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кеченәдән белү кирәк. Шуңа күрә дә бу оештыручыларга без бик рәхмәтле. Беребез дә юлларда күңелсез хәлләргә юлыкмасын, имгәнмәсен иде",- диде Илзилә Нигъмәтҗанова.

Кызыл Мишә төп мәктәбеннән Айдар Кәрамов быел бәйгегә Алмаз Латыйпов, Ришат Нигъмәтҗанов, Рәзинә Нигъмәтҗанова, Дилә Шагабиеваны алып килгән.

-Бик нык әзерләнделәр. Узган ел Яр Чаллыда үткән республика ярышында катнаштык, 60 команда арасында икенче унлыкка кергән идек. Шуңа да сынатырга ярамый. Нәтиҗәләр быел да начар булас дип уйлыйбыз,- диде укытучылары.

Әйе, сынатмады кызылмишәлеләр, 2нче урынны алдылар. Рәзинә Нигъмәтҗанова шәхси зачетта да 2нче нәтиҗә күрсәтте. Ә гимназия укучылары команда беренчелеген быел да кулларыннан ычкындырмадылар. Алмаз Сафин - малайлар, Алинә Зәйнуллина кызлар арасында велосипедта иң оста йөрүчеләр һәм кагыйдәләне дә яхшы белүчеләр булып танылдылар. Мичән мәктәбеннән Адел Нәгыймов - 2нче, Сабабаштан Инсаф Габдерахманов, Сатыштан Динә Галләмова 3нче урыннарны алдылар. Командалар арасында 3нче урын Югары Симет юидчыларына бирелде.

Яшь инспекторларның "Имин тәгәрмәч" бәйгесендә җиңүчеләргә ЮХИДИ район бүлекчәсенең һәм "Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Грамоталары тапшырылды. Учреждениенең Кукмара филиалы призерларга 30 мең сумлык бүләк әзерләгән иде.

-ЮИД бәйгесен киләсе елга да шулай бергә-бергә үткәрергә язсын, - диде филиал җитәкчесе Зәрия Сабирова һәм 21-24 майда үтәчәк "Имин көпчәк" конкурсының республика этабында район данын яклап чыгыш ясаячак Шекше командасына уңышлар теләде.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев