Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиешле финанслау булмау сәбәпле, Кавал авылындагы бердәнбер мәктәп ябыла

2017 елда Кавал авылында башлангыч мәктәп эшчәнлеге өчен 360 мең сум бюджет акчасы сарыф ителгән.

Питрәч районының Кавал авылындагы бердәнбер мәктәп ябыла. Узган елда Кавал башлангыч мәктәбен тотуга 360 мең бюджет акчасы сарыф ителгән булган. Әлеге карар Татарстан хокукый мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган.

“Ковали башлангыч мәктәбен ябу биредә эшчәнлек алып бару өчен тиешле финанслау булмау белән бәйле”, - диелгән карар текстында.

Әлеге уку йорты  2012 елга кадәр азкомплектлы мәктәп статусында торган. 2012 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныф укучылары күршедәге Татар Тау Иле (Татарское Ходяшево) мәктәбенә күчерелгән.

"Мәктәп бинасы яхшы хәлдә һәм район кирәгенә кулланылырга мөмкин”, диелгән әлеге документта. Ике катлы мәктәп бинасы 1987 елда төзелгән, аңа 11,5 млн сум акча тотылган. 

Фотода Татар Таулар Иле мәктәп яны участогы сурәтләнгән.

Фото: edu.tatar.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев