Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тигез, сазлыклы урындагы Шәмәрдәндә вәзгыять тагын да катлаулана

Кыш көне тротуарлар салып, чәчәкләр үстермәсәләр дә, коммуналь хезмәттә яллар юк. Тармак мәшәкатьләре ел фасылларына карап үзгәрә һәм төрләнә. Су, җылылык, канализация челтәрләрен эксплатацияләү, көнкүреш калдыклары чыгырудан тыш, кыш көне коммуналь хуҗалыкта грейдерларга көн саен диярлек урамнарга чыгарга туры килсә, хәзер экскаваторлар эшкә җигелә. Табигатьтә - яз, канауларны, торбаларны чистартмасаң,...

Кыш көне тротуарлар салып, чәчәкләр үстермәсәләр дә, коммуналь хезмәттә яллар юк. Тармак мәшәкатьләре ел фасылларына карап үзгәрә һәм төрләнә. Су, җылылык, канализация челтәрләрен эксплатацияләү, көнкүреш калдыклары чыгырудан тыш, кыш көне коммуналь хуҗалыкта грейдерларга көн саен диярлек урамнарга чыгарга туры килсә, хәзер экскаваторлар эшкә җигелә. Табигатьтә - яз, канауларны, торбаларны чистартмасаң, карлар эреп урамнарга җәелә, подвалларга, идән асларына су керә торган вакыт. Тигез, сазлыклы урындагы Шәмәрдәндә вәзгыять тагын да катлаулана, җыелган кар сулары кая агарга белми. "Аннары юлын таба ул, әмма башта эшләп алырга кирәк. Хәзерге вакытта экскаваторлар канау арчый, "КамАЗ"лар кар чыгара",- ди Шәмәрдән күптармаклы производство предприятиесендә 20 елга якын директор булып эшләүче Нургаян Тимергалиев. Гомумән, бу коммуналь хуҗалыктагы кыенлыкларны һәм проблемаларны тармак белән якыннан таныш кеше генә тулысынча белә ала. ЖКХларны тотуга дотация бирелгән заманнар узган, акча күрсәтелгән хезмәттән керә, ә коммуналь эшкә тендерны башка оешмалар да отарга мөмкин. "Мондый шартларда һәр тармакның табышлы эшләве кирәк. Шушы максатка ирешелгәндә эшне алып барып була. Әйтик, 2015 елда 51,484 миллион сумлык эш башкарып, хисап чорын табыш белән төгәлләдек. Шуның нәтиҗәсендә предприятиегә беркетелгән авыл җирлекләрендә су хуҗалыгында 2,1 миллион сумлык ремонт эшләре башкара алдык. Халыкка су кертү, канализация коеларын чистарту хезмәтләре күрсәтеп 500 мең эшләдек. Үзебез эшләп тапкан акчага чүп түгү машинасы алдык. Гомумән, башкарасы эшләрне табыш булуга карап планлаштырабыз. Район җитәкчеләренең булышлыгын да күп тоябыз. Быел, мәсәлән, кунакханәне ремонтлап булмасмы дип торабыз. Планлаштырылган эшләр тагын бар. Коллективны язгы чорда муеннан эш көтә",- ди Н.Тимергалиев.

Дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев