Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимур Бәдретдинов Казан кызын сайлады

ТНТ каналында бара торган "Холостяк" тапшыруын күпләр кызыксынып карагандыр. Барыбызга да таныш Тимур Бәдретдинов төп герой булганга гына да түгел, ул сайлый торган кызлар арасында Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән катнашучылар бар иде. Үткән тапшыруларның берсендә Чаллы кызы проекттан үзе китеп барды, һәм ниһаять, калган Мәскәү кызы белән Казан кызы арасыннан...

ТНТ каналында бара торган "Холостяк" тапшыруын күпләр кызыксынып карагандыр. Барыбызга да таныш Тимур Бәдретдинов төп герой булганга гына да түгел, ул сайлый торган кызлар арасында Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән катнашучылар бар иде.

Үткән тапшыруларның берсендә Чаллы кызы проекттан үзе китеп барды, һәм ниһаять, калган Мәскәү кызы белән Казан кызы арасыннан Тимур берсен генә сайларга тиеш иде. Герой Казан кызы - Дарья Канануханы сайлады. Финал тапшыруында кызлар туй күлмәкләреннән чыктылар. Дарьяны сайлагач, Тимур аңа балдак тапшырды һәм проект тәмамлангач та, очрашуларны дәвам итәргә теләгәнен әйтте. Даша исә күңеле нечкәреп елап та җибәрде һәм Тимурга ихлас мәхәббәтен аңлатты. Дарья Казан кызы. 22 яшендә. Хәзерге вакытта КФУда укый. Ресторанда арт-директор булып эшли. Даша өчен ир-ат идеалы - Владимир Путин.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев