Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тинчурин театры Казанның Тинчурин паркында өмә уздыра

11 майда 10.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре өмәгә чыга. Тинчуринлылар, матур гадәткә тугры калып, елдагыча Казанның Кәрим Тинчурин паркын тәртипкә китерәчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел театр коллективы үзенең 85 еллыгын каршылый.

Искәртеп узыйк: Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге парк 2017 елның җәендә рәсми рәвештә  теркәлде. Бөек драматург, актер һәм режиссер исеме шәһәрнең Вахитов районында урнашкан К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы яшел территориягә бирелде. Әлеге парк зонасына әдип исемен бирү турындагы мөрәҗәгать белән мэриягә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чыккан иде. Быел әлеге паркта Кәрим Тинчурин һәйкәлен урнаштыру күздә тотыла.

Фотода: Тинчурин театры шәһәркүләм өмәдә, Тинчурин паркы, 2017 елның 29 апреле

http://tinchurinteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев