Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтнә театрына нигез салучы Гомәр Мәрдәнов вафат

Озату мәрасиме иртәгә Әтнәдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына нигез салучы, театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов вафат булды. Бу мәгълүматны Әтнә татар дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин раслады.

“Гомәр Мәрдановка 88 яшь иде. Соңгы арады бик авырды”, - диде театр директоры.

Гомәр Мәрданов иртәгә Әтнә авылы зиратына хатыны Җәүһәрия кабере янында җирләнәчәк. Озату мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана. Туганнары теләге буенча өеннән озатылачак.

Гомәр Мәрданов озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән шәхес. 2018 ел ахырында Әтнә театрының 100 еллык юбилеенда да катнашты.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев