Саба таңнары

ТР районнарында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

ТР районнарында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. 6-15 апрельдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча конкурс үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек матбугат хезмәте. Районнарда министр урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, механизация һәм игенчелек хезмәте белгечләре, шулай ук агрохолдинг инженерлары һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләреннән торган...

ТР районнарында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. 6-15 апрельдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча конкурс үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек матбугат хезмәте.
Районнарда министр урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, механизация һәм игенчелек хезмәте белгечләре, шулай ук агрохолдинг инженерлары һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссия эшләде.
Күпчелек хуҗалыкларда чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтлау эшләре төгәлләнгән. Аерым хуҗалыкларда, шулай ук агрофирмаларда да үзебездә җитештерелгән тракторлар паркы әзер.
Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Саба, Азнакай, Теләче, Нурлат, Кайбыч районнары аграрийлары язгы кыр эшләренә җаваплы әзерләнгән.
ТР агросәнәгать хуҗалыкларына 1,2 млрд сумлык запас частьлар кайтарылган, бу ихтыяҗның 92 процентын тәшкил итә.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: