Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Сәламәтлек гади ул» проектының тәүге кунагы булачак

YouTube платформасында сәламәтлек саклау өлкәсендәге актуаль темаларга туры эфирлар оештырылачак.

Бүген Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән «Сәламәтлек гади ул» дигән онлайн-проект старт ала. Бу хакта оештыручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак. Анда татарстанлылар җанлы дискуссия форматында сәламәтлек саклау өлкәсендәге әйдәп баручы белгеч һәм медицина тармагына карамаган берләшмә вәкиле белән шул хакта фикер алышачак. Проектка танылган блогерлар, медиа-персоналарны да, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакырачаклар», - диелә хәбәрдә.

«Сәламәтлек гади ул» проектының беренче эфиры бүген 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Программада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм медицина фәннәре кандидаты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы, Казанның «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең неонатология буенча баш белгече, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең госпиталь терапия кафедрасы ассистенты Аннан Бабинцева катнаша. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев