Трамвайга ут капкан
Коткару хезмәткәрләре, өч минуттан урында булып, янгынны тиз арада сүндергән. (Казан, 28 август, "Татар-информ"). Казан шәһәренең Мәскәү районында Икенче Көньяк-Көнбатыш урамында трамвай яна башлаган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Гадәттән тыш хәл турындагы 12.04 сәгатьтә Казандагы 112 бердәм ашыгыч хезмәтләр...
Коткару хезмәткәрләре, өч минуттан урында булып, янгынны тиз арада сүндергән.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Казан шәһәренең Мәскәү районында Икенче Көньяк-Көнбатыш урамында трамвай яна башлаган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Гадәттән тыш хәл турындагы 12.04 сәгатьтә Казандагы 112 бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына хәбәр ителә.
3 нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре, өч минуттан урында булып, янгынны тиз арада сүндергән. Фаҗига аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев