Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспорт бәясе тагын күтәреләчәк?

Казан хакимияте янә җәмагать транспорты бәясен күтәрергә тәкъдим керткән.

Транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков мэриядә узган киңәшмәдә шундый тәкъдим белән  чыккан. Бәяләр күтәреләү сәбәбен ул инфляция белән аңлаткан һәм җәмагать транспортына билетны 2,5 сумга арттырырга сораган.

Тарнстпорт бәяләре ике ел рәттән бер дәрәҗәдә торган, хәзер Казанда автобус, метро, трамвай һәм троллейбус билеты 25 сум(проездной буенча 23 сум)  тәшкил итә.

Дәүләт комитеты исәбе буенча, транспорт бәяләре 1 августта ук күтәрелергә тиеш булган, ләкин соңрак дата 1 октябрьгә күчерелгән. Хәзер транспорт бәясе күтәрелү датасын тагын күчерү турында фикер алышалар. Әлегә киңәшмәнең төгәл нәтиҗәле карары билгеле түгел.

Фото: Михаил Захаров

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев