Саба таңнары

Трассада катып үлгән Эдуард Зиннуровны соңгы юлга озаттылар

Ишеткәнсездер, берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән. 4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак түгел җирдә табалар....

Ишеткәнсездер, берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән.

4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак түгел җирдә табалар.

Егет белән хушлашырга якыннары, туганнары һәм дуслары - йөзләп кеше килгән.

Коткару хезмәтләренә дәгъвалар бар. Аларның эшчәнлеген хәзер Оренбург прокуратурасы тикшерә.

Әлеге коточкыч буранда Медногорск шәһренендә яшәп хезмәт итүче өлкән сержант Данила Максудов та кала. Трассада кешеләргә ничек тә ярдәм итәргә теләп, полиция хезмәткәре кечкенә балага үзенең курткасын, бер туташка - бияләйләрен бирә.

Реклама

Нәтиҗәдә, башкаларга ярдәм күрсәткән егет үзенең кулларын өшетеп, бүген хастаханәдә ята: табиблар батыр егетнең сул кул бармакларын саклап калу өчен көрәшә.

Дөнья хәлен белеп булмый. Трассага чыкканда тулы бак бензин белән, термоста чәй белән, җылы киемнәр белән чыгыгыз. Алла сакласын!

Матбугат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: