Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тәртип» радиосы яңадан эшли башлый

«Тәртип FM» Туймазыга күченә. Тиздән яңа радио яңа ешлыкта эшли башлаячак. «Болгар»дагы «Тәртип»кә дә ешлыкка чыгу вакытын арттырганнар.

Бу хакта «Идел» хәбәрчесенә «Тәртип FM» радиосының идеологы һәм җитәкчеләреннән берсе Ризәлә Исмәгыйлева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Туймазыдагы проектның җитәкчесе танылган татар эшмәкәре, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе, автор-башкаручы Фәнир Галимов икән. Әлегә радионы http://tartiptmz.myl2mr.com сайты аша тыңларга мөмкин, якын араларда инде ФМ-ешлыкка да чыгарга җыеналар. Сүз уңаеннан, бу хакта безгә Казаннан Туймазыга кайтып киткән Альберт Исмаил да хәбәр иткән иде һәм ул үзенең шунда эшләяәчәге хакында да җиткерде.

Ризәлә Исмәгыйлева тагын бер шатлыклы һәм мөһим яңалыкны җиткерде. Баксаң, 1 январьдән «Болгар» радиосы җитәкчелеге «Тәртип» программаларына вакытны арттырган. Моңа кадәр «тәртиплеләр»гә өч сәгать кенә бирелсә, хәзер инде алар иртәнге 5тән — 7гә кадәр, көндезге 10нан — 12гә кадәр һәм кичке 4тән — 6га кадәр эшли башлаганнар. «Вакытны озайту сәбәпле, тиздән яңа тапшырулар эшли башларга җыенабыз», — диде безгә «тәртипле» Р.Исмәгыйлева.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев