Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Целлюлиттан ничек котылырга? (Өй шартларында скраб әзерләү буенча КИҢӘШЛӘР)

Целлюлиттан котылу өчен махсус скраблар кулланырга кирәк, алар тән өслегендә җыелган майлардан һәм пычрактан арындыра, тән тиресен тигезли, тукландыра һәм матдәләр алмашын җайга сала. Гадәттә, хатын-кызлар сатып алынган скраблар куллана. Тик өйдә әзерләнгән скраблар да яхшы нәтиҗә бирә.

Скрабларның төп компоненты – абразив матдәләр. Аның составындагы эре кисәкчекләр, ботларда һәм утыра торган урыннарда барлыкка килгән әфлисун кабыгына охшаган тирене йомшартып, тәнне чистарта да инде.

Целлюлитка каршы скраб кулландым да шуның белән эш бетте түгел. Гимнастика, массаж ясау, кремнар сылау турында да онытмагыз.

Өй шартларында скраб әзерләү ысуллары

Өйдә әзерләргә мөмкин булган иң җайлы һәм файдалы скраб кофедан ясала. Аз гына су белән куе итеп ясалган кофега зәйтүн мае салып болгатырга һәм тәннең проблемалы өлешләренә сылап, иренмичә озаклап массаж хәрәкәтләре ясарга кирәк. Кофе әфлисунга охшаган тирене йомшартса, зәйтүн мае аның сыгылмалылыгын кайтара.

Изелгән кофега бал кушып ясалган скраб шулай ук бик файдалы. Бал токсиннарны чыгара һәм тирене тукландыра, ә кофе үлгән күзәнәкләрдән арынырга ярдәм итә.

Өй шартларында манный ярмасыннан ясалган скраб та тирегә яхшы тәэсир итә. Алдан үсемлек маена салып куелган манныйны җылыту сәләтенә ия булган грейпфрут яки эвкалипт мае белән туглап, тәннең проблемалы урыннарына сөртергә кирәк.

Гадәттә, әзер скраблар составында вакланган абрикос яки миндаль төше, җылыта торган эфир майлары, тирене йомшартып, тирәнгә кадәр үтә торган химик катнашмалар һәм витаминнар була. Шуңа күрә аның тәэсире яхшырак сизелә. Әмма кибеттә сатып алынган скрабларны өйдә эшләнгәннәре белән аралаштырып куллансагыз, тагын да файдалырак булачак.
 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев