Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы телевидение күрсәтмәгән җирлекләрдә аз керемлеләргә компенсация түләнәчәк

Дәүләттән ярдәмгә дәгъва итү өчен, җан башына керем яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән түбәнрәк, ягъни 13 мең 755 сумнан артмаска тиеш.

Татарстанда цифрлы телевидение сигналы тотмый торган җирлекләрдә яшәүчеләргә иярченле телевидение җиһазы сатып алу һәм урнаштыру чыгымнары компенсацияләнәчәк. Тик бу бары аерым категория кешеләргә генә кагыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатты.

Хәзерге вакытта республикада цифрлы телевидение күрсәтми торган 157 торак пункт исәпләнә. Бу ландшафт һәм башка сәбәпләр белән бәйле. ТР Министрлар Кабинетының “2019 елның 14 маенда чыккан Карары нигезендә, социаль яктан якланмаган халык категориясенә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, иярчен телевидение җиһазы бәясе күләмендә бер тапкыр компенсация түләнәчәк, тик ул 7300 сумнан артмаячак”, - диде Эльмира Зарипова.

Министр бу ярдәмнең аз керемле гаиләләргә кагылуын әйтте. “Аларда җан башына керем яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләменнән түбәнрәк, ягъни 13 мең 755 сумнан артмаска тиеш. Безнең бәяләмәләр буенча, мондый 566 лап йорт хуҗалыгы исәпләнә”, - диде ул. Республика казнасыннан мондый ярдәм өчен 4 млн сум күләмендә акча каралган.

“Сигнал тотрыксыз булган 157 торак пунктның берсендә яшәп, телевидение өчен махсус җиһаз сатып алгансыз икән, беренчедән, җан башына керем 13 мең 755 сумнан артмавы турында белешмә әзерләү кирәк. Бу белешмәдә соңгы өч ай буенча керем турында мәгълүмат булу зарур. Шулай ук, җиһазны сатып алу һәм урнаштыруны дәлилләүче документлар күрсәтү кирәк”, - диде Эльмира Зарипова.

Компенсация өчен документларны ул 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәклеген искәртте.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев