Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугыз баланы тәрбиягә алган Камаловлар: “Ошый, ошамый" дип сайланып торганыбыз юк”

Мөслим районы Иске Карамалы авылы – Татарстан буенча тәрбиягә иң күп бала алган җирлекләрдән санала. Элек биредә балалар приюты да булган хәтта. Авылда яшәүче гаиләләр тәрбиягә күпләп бала ала башлагач, аның кирәге калмаган. Ә менә яңа танышларым – Илфира һәм Ирек Камаловлар 7 ел эчендә 9 баланы әти-әниле иткән. Әлеге гаилә белән аралашкан саен соклануым, гаҗәпләнүем арта барды.

– Бала алганда куркытмыймы? Нәселен белмисез, сәламәтлекләре дә кайтыш булырга мөмкин бит, – дип сорыйм.

– Ул мәсьәләгә без җиңел карыйбыз, – ди Ирек абый. – “Бу бала ошый, ошамый” дип сайланып торганыбыз юк. Кайбер кеше “күз төсе ошамый” дип тә бәйләнә бит. Бервакыт безгә фамилияләрен әйтеп, ике малай әзерләп куйганнар иде. Балалар йортына килеп кергәч, башка ике бала “Әти-әни!” дип аягыбызга килеп сарылды да шуларын алып кайтып киттек. Тикшереп алсак, биш балабыз акыл ягыннан зәгыйфь булмас иде. Бүген алар барысы да Мөслимдәге коррекция мәктәбендә укый. Дүшәмбе иртән илтеп куям, җомга кич барып алам. Ике кызыбыз балалар бакчасына, икесе мәктәпкә йөри.

Язманы тулысынча 14 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 49 нчы саныннан укый аласыз.

  • Капка төбендә

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев