Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукаей районында, кош гриппы таралу куркынычы булганга, кош ите сатуны вакытлыча тыйганнар

Белгечләр кошчылык фермер хуҗалыклары булганнарга аеруча сак эш итәргә кирәклеген искәртә.

Тукай районында, кош гриппы таралу куркынычы булганга, вакытлыча кош ите сатуны тыйганнар. Бу хакта “Якты юл” газетасы яза.

Чикләү чаралары турында сүз район хакимияте киңәшмәсендә барган. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин кошчылык фермер хуҗалыклары булганнарга сак эш итәргә кирәклеген әйтә. Хуҗалыкларда якынча 400 – 500 мең баш кош тотыла. Моннан тыш, кошчылык белән “Чаллы- Бройлер” шөгыльләнә.

Киңәшмәдә шәхси йорт хуҗаларына кош-кортны базарлардан, газета белдерүләре яисә социаль челтәрдәге хәбәрләр аша алмаска киңәш итәләр. Шулай ук кош итен һәм йомырканы санкцияләнмәгән сату урыннарыннан алырга ярамаганлыгы искәртелә.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев