Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туксан биш яшендә дә очрашырга сүз куештык

Шәмәрдәндә гомер итүче Сәйдә Хәсбиеваның балачагы, яшьлеге авыр елларда үтсә дә, картлыгы бик бәхетле. Кайчандыр Арчада үскән кыз, шул ук районның Штерә авылы егетенә тормышка чыгып, эш эзләп Сабага киләләр. Урман хуҗалыгында эшләгән яшьлек еллары инде сагынып искә алырга гына калган. Сәйдә апага 10 майда 90 яшь тулды. Аны юбилее...

Шәмәрдәндә гомер итүче Сәйдә Хәсбиеваның балачагы, яшьлеге авыр елларда үтсә дә, картлыгы бик бәхетле. Кайчандыр Арчада үскән кыз, шул ук районның Штерә авылы егетенә тормышка чыгып, эш эзләп Сабага киләләр. Урман хуҗалыгында эшләгән яшьлек еллары инде сагынып искә алырга гына калган. Сәйдә апага 10 майда 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга балалары, оныклары җыелды. Алар янына ил башлыгының котлау хатын, истәлек бүләген тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевның да килүе юбиляр өчен тагын да зур куаныч өстәде. Өч ул һәм җиде кызга гомер бүләк итеп, бүген ике дистәгә якын оныкка җан җылысын биреп яшүче Сәйдә апаның зиһене дә, хәтере дә сөбханалла! Туксан биш яшендә дә очрашырга язсын дигән теләктә киттек аның яныннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 юбилей