Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туташның ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәве аркасында 21 яшьлек егет үлгән [видео]

Фаҗига Петропавловск-Камчатский шәһәрендә була. Ярдәм сорап шалтыраткан авыруга ашыккан табиблар машинасы юлында киртә булып, туташ утырган иномарка очрый. Барлык кагыйдәләр буенча иномарка йөртүчесе ашыгыч ярдәмгә юл бирергә тиеш була, ләкин туташ моны эшләргә ашыкмый. Табиблар аңа мөрәҗәгать итүгә карамастан, ул юлдан машинасын алмый. Өстәвенә иномаркада утыручы пассажир фельдшерларга яный башлый,...

Фаҗига Петропавловск-Камчатский шәһәрендә була. Ярдәм сорап шалтыраткан авыруга ашыккан табиблар машинасы юлында киртә булып, туташ утырган иномарка очрый. Барлык кагыйдәләр буенча иномарка йөртүчесе ашыгыч ярдәмгә юл бирергә тиеш була, ләкин туташ моны эшләргә ашыкмый.

Табиблар аңа мөрәҗәгать итүгә карамастан, ул юлдан машинасын алмый. Өстәвенә иномаркада утыручы пассажир фельдшерларга яный башлый, хәтта капотка да сикерә. Ярдәмгә ашыгучылар ЮХИДИ чакыртырга мәҗбүр була. Шуннан соң гына җәнҗал куптаручылар вакыйга урынын ташлап кача.

Нәтиҗәдә чакырылган адреска 3 минут эчендә килеп җитәргә тиешле ашыгыч ярдәм машинасы 10 минут кадерле вакытын югалта. Ярдәм таләп ителгән 21 яшьлек егет җан тәслим кыла...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев