ТУТЫРЫЛГАН ТАШКАБАК (РЕЦЕПТ)
Бакчада яшелчәләр өлгергән чак, яшь ташкабактан менә шундый тәмле ризык - тутырылган ташкабак рецептын тәкъдим итәбез. Ташкабакны 2 см итеп боҗралап турарга. Кабыгын әрчергә, эчендәге орлыкларын чистартырга, тозлы кайнап торган суга салып, 2-3 минут тотып алырга. Пергамент җәйгән табага тезәргә. Шуның уртасына тәмлеткечләр белән болгатылган фарш салырга. Аннан шампиньон гөмбәсен...
Ташкабакны 2 см итеп боҗралап турарга. Кабыгын әрчергә, эчендәге орлыкларын чистартырга, тозлы кайнап торган суга салып, 2-3 минут тотып алырга.
Пергамент җәйгән табага тезәргә. Шуның уртасына тәмлеткечләр белән болгатылган фарш салырга. Аннан шампиньон гөмбәсен телемләп тезәргә. Өстенә уылган кишер, суган салырга, тоз, борыч, уылган каты сыр сибәргә.
Мичкә куеп пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев