Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тырыш студент укыганда да акча эшли ала

Студент кайда да студент инде ул. Аларның барысын да яшьлек, самимилек, тырышлык, белемгә омтылу берләштерә. Бәйрәм көнен дә түземсезләнеп каршы алалар һәм бик күңелле итеп үткәрәләр дә. Районыбыздан барлыгы ике меңгә якын егет-кыз республиканың төрле шәһәр һәм районнарында укып, һөнәр үзләштерә. Бүгенге студентлар белем бирү йортларында гына кайнашып калмый, җәмгыять...

Студент кайда да студент инде ул. Аларның барысын да яшьлек, самимилек, тырышлык, белемгә омтылу берләштерә. Бәйрәм көнен дә түземсезләнеп каршы алалар һәм бик күңелле итеп үткәрәләр дә. Районыбыздан барлыгы ике меңгә якын егет-кыз республиканың төрле шәһәр һәм районнарында укып, һөнәр үзләштерә. Бүгенге студентлар белем бирү йортларында гына кайнашып калмый, җәмгыять тормышында да бик актив. Өстәвенә уку белән беррәттән акча да эшли беләләр. Бук хакта ялга кайткан берничә студент белән без дә аралаштык. Аларның тырышлыгы бүгенге мәктәп укучыларына һөнәр сайлаганда да үрнәк булсын.

Гөлназ Шиһабетдинова, Казан дәүләт аграр университетының 3 курс студенты.

  • Табигатьне яратканга, урман хужалыгы һәм экология факультетын сайладым. Группада староста. Студент тормышы бик күңелле. Лесхоз урман хуҗалыгыннан юллама белән киттек. Укуны тәмамлагач, үзебезгә кайтырга исәп. Уку йортыннан, әлбәттә, кызыл диплом белән, урман хужалыгы инженеры белгечлеге алып чыгарга дип торам. Магистратурага калу теләге дә бар. Әти-әниләрдән акча сораганым юк. Гел "5" кә генә укыгач һәм староста буларак югары стипендия алам. Аннан тыш, өстәл теннисы түгәрәгенә йөрим, шунлыктан беренче курсны тәмамлаганда Президент стипендияләре дә эләкте. Башта 60, аннан соң 15 мең сум алдым. Тырышып укысаң, бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйсаң, бер каршылыксыз бюджет бүлегенә эләгергә мөмкин.

Студентларның кызыклы фикерләре белән "Саба таңнары" газетасыннан таныша аласыз.

Зәмирә Сәмигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев