Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете Казанга килеп җитте

Проблемагызны башыгызда чишә алмасагыз, сез аны бернинди Бразилия, Мексикада да чишә алмыйсыз, дигән нәтиҗәгә килгән Рөстәм Казанбаев.

Дөнья тирәли сәяхәт итүче “УАЗ-Буханка” экипажы – Рөстәм Казанбаев, Николай Баландинский һәм Александр Морозов бүген Казанга килеп җитте. Сәяхәтчеләр белән “Татар-информ” хәбәрчесе сөйләште.

“Дөнья тирәли сәяхәт итеп, бик күп илләрдә булып, бу илләрнең сорауларыңа җавап бирмәвен аңлыйсың. Күп кешеләр чит илләргә барганда үз илләрендә хәл итә алмаган сорауларына җавап табарлар дип уйлыйлар. Чынлыкта, проблеманы башыгызда чишә алмасагыз, Сез аны бернинди Бразилия, Мексикада да чишә алмыйсыз. Барысы да өебездә бар”, - диде Рөстәм Казанбаев сәяхәттә ясаган нәтиҗәләре турында.

Сәяхәтче әйтүенчә, кешеләр чит илдә табигать күренешләре искиткеч дип уйлый. “Аңлашыла, кайбер җирләрдә бездә булмаган шарлавыклар, вулканнар бар. Ләкин пейзаж гадәттә безнең җирлекне хәтерләтә. Мәсәлән, Аргентинада барганда тәрәзәдән күренеш Казаннан Чаллыга баргандагы кебек үк. Мин моны арттырып әйтмим, чыннан да”, - диде Рөстәм Казанбаев.

Аның фикеренчә, Россиядә дә табигать төрлелеге җитәрлек. Ул Кавказ, Алтай, Байкал арты крайларын аерып атады. “Байкал арты краенда кешеләрнең күзләре янып тора. Европа өлешендә яшәүчеләрнең йөзендә интеллектуаль җитдилек бар. Аларның шатлыгы югалган кебек”, - дип сөйләде ул.

Рөстәм Казанбаев Россия юлларын Африка һәм Көньяк Америка юллары белән чагыштырып була, ди. “Европа һәм Төньяк Америка юлларына караганда, алар начаррак билгеле. Ә менә Татарстанда юллар Россиянең башка төбәкләренә караганда бер дә начаррак түгел”, - ди ул.

Бу Россиядә җитештерелгән машина белән дөнья тирәли беренче сәяхәт. Сәяхәт вакытында алар 60 чит илдә булганнар. Экспедиция 8-9 өлешкә бүленгән, машина Тын океан, Атлантик океан аша чыкканда тәнәфесләр булган, алар өйләренә кайтып торган. Хәзер соңгы, тугызынчы этап уза, Мәскәүгә кадәр ике көнлек юл калган. Экспедициянең тантаналы тәмамлануы 30 октябрьдә булачак , ди штурман Николай Баландинский.

“Буханка кырыс машина булганга, сәяхәт безнең өчен чын сынау булды. Зур авантюрабызда катлаулы участок - Көнбатыш Африка аша уздык. Буханка беренче тапкыр экваторны Габонда кисте. Без Гвинея бугазы яры буйлап бардык. Машинаны Көньяк Африкадан контейнерда Көньяк Америкага җибәрдек. Буханка Амазонка буйлап йөзгән беренче Россия машинасы булды”, - дип сөйләде Баландинский.

Рөстәм Казанбаев Гондурасны Үзәк Америкада иң куркыныч ил дип уйлаганын әйтте. “Анда җиткәч: “Юк, бездә куркыныч түгел, алга таба Сальвадорга барасыз, анда куркыныч”, - диделәр. Сальвадорда магазиннарны мылтыклар белән саклыйлар, барысы да бик җитди. Монда яшәүчеләр “Юк, бездә куркыныч түгел, Мексикада куркыныч”, - диләр. Мексика сәяхәтчеләр өчен иң яхшы илләрнең берсе булып чыкты”, - ди ул.

Экспедициянең идея авторы Александр Морозов киләсе елда дөнья тирәли хатыны, биш баласы белән сәяхәт итәргә планлаштыра. Ләкин башка машинаны сайларга уйлый. “Бу минем беренче сәяхәтем түгел, дустым Николай белән 80нән артык илдә булдык. Бик кызыклы, уңай тәэсирләр алдык. Бигрәк тә хыялыңны тормышка ашыргач”, - диде ул.  

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X