Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфа һәм Казан Русиядәге иң күп аракы эчүче шәһәрләр бишлегендә

Русиядә Краснодарда яшәүчеләр елына уртача кеше башына 20,63 литр каты спиртлы эчемлекләр куллана. Уфада бу күрсәткеч - 19,9 литр һәм Башкортстан башкаласы исемлектә икенче килә. Казан бишенче урында, 15,73 литр. Бу күрсәткечләргә сыра керми. Тикшерү нәтиҗәләрен Стратегик коммуникацияләр һәм социаль проектлар институты "ФедералПресс" агентлыгы белән бергә дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары...

Русиядә Краснодарда яшәүчеләр елына уртача кеше башына 20,63 литр каты спиртлы эчемлекләр куллана. Уфада бу күрсәткеч - 19,9 литр һәм Башкортстан башкаласы исемлектә икенче килә. Казан бишенче урында, 15,73 литр. Бу күрсәткечләргә сыра керми.

Тикшерү нәтиҗәләрен Стратегик коммуникацияләр һәм социаль проектлар институты "ФедералПресс" агентлыгы белән бергә дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары нигезендә әзерләгән. Тикшерүгә Русиядәге халкы миллионнан артык булган шәһәрләр алынган.

Сырага килгәндә, Самарда иң күп эчәләр дип белдерә тикшерүчеләр. Бу шәһәрдә уртача алганда бер кеше елына 90 литрга якын сыра эчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X