Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Украина Россиягә тормыш өчен мөһим препарат кертүне туктатты

Харьков заводы Россияне Мезатон препараты белән тәэмин итми башлаган. Җитештерүче алты ел дәвамында үзгәрешсез торган сатып алу бәясен арттырырга булган.

Мезатон тормыш өчен мөһим һәм кирәкле дарулар исемлегенә керә. Әлеге препарат гомуми наркоз һәм урынлы авыртуны басу максатында реаниматология, анестезиология һәм акушерлык эшендә кулланыла.

Кайбер федераль басмалар хәбәр итүенчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә әлеге препарат беткән, яисә бетү алдында икән инде. Дөрес, Россия базарында аны алыштырырлык препаратлар бар икән. Әмма алар кыйммәт. Әйтик, норадреналин - 1,6 мең сум торса, ә мезатон - 40 сум гына, ди.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев