Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыларга дистанцион укыту чорында Интернетка бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк

Элемтә операторлары мобиль интернеттан кулланучы укытучыларны өй интернетына тоташтырырга әзер булулары турында хәбәр иткән.

Укытучыларга дистанцион укыту чорында Интернетка белем бирү платформаларына бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул элемтә операторлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда тәкъдим белән чыкканнарын әйтте. «Әгәр укытучының Интернет балансында акча җитмәсә, аңа белем бирү платформаларыннан бушлай куллану мөмкинлеген бирүне рөхсәт итү тәкъдиме белән чыктылар», — диде.

Лилия Галимова әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплаган, элемтә операторларына чыгымнарны компенсацияләү мөмкинлеген караячагын әйткән.

«Кайбер укытучылар үз эшен мобиль интернет аша гына алып бара. Элемтә операторлары шул укытучыларны өй интернетына тоташтырырга әзер булулары турында хәбәр итте», — диде Лилия Галимова. Шулай ук элемтә операторлары элемтә салоннарын ачуны сораган.

«Сим карта алмаштыру гына түгел, гаджет яки планшет сатып алу мөмкинлеге дә булсын диделәр. Аларга үз нокталарын ачарга рөхсәт бирүне сорадылар. Президент бу сорауны өйрәнәчәген әйтте. Санитар нормалар да үтәлүенә ирешеп, бу товарларга ихтыяҗ булуын күздә тотып, элемтә салоннары эшен тәэмин итү мәсьәләсе каралачак», — диде Галимова.

Интернетны тугыз элемтә операторы тәэмин итә. Бу атнада Интернеттан файдалану 30 процентка арткан. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X