Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улым өчен борчылам... [булган хәл]

Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре!

Мин 65 яшьлек хатын, 5 малай, бер кыз табып үстердем. Бер төпчегемнән кала, бөтен балам да башлы-күзле булып бетте инде, Аллага шөкер. Балалар үстереп яталар, тормышлары имин. Төпчек улым 30 яшен тутырып китсә дә, үзенә тиң яр таба алмый изалана. Авылда бер кыз белән йөрде, матур йөрделәр шикелле. Аннары ачыкланды - ул кыз безнең улыбыз белән генә түгел, бер үк вакытта башка егетләр белән дә йөргән. Алга таба хәлләр тагын да катлауланды - кызның авырга узганлыгы ачыкланды. Бер сүзем дә юк - улым да аның белән йоклап йөргән, җитәкләшеп кенә йөргәннәрдер дип әйтмим. Тик бит ул кызның башка егетләр белән дә йоклап йөргәнлеге билгеле булды. Безнең улыбыздан авырга узган дип төп-төгәл әйтә торган да түгел бит инде хәзер.

Үзебезнең улыбыздан гына булса, берсүзсез өйләндерер идек. Ә болай - баш тартырга туры килде, улыбыз: "Сиңа өйләнмим", - дип кызны кире борып җибәрде. Кызның ачуы килеп калды, хәзер үчен ничек алырга белми.
Улымның да тормышы асты өскә килде кебек, төрле күңелсезлекләргә юлыга башлады. Бер караучыга барган идек, ул: "Аракы белән бозым ясаганнар, өйләнә алмаслык итеп салганнар", - дип җибәрде. Шуннан соң улым башка бер хатын белән танышып, очрашып йөри башлады. Әйбәт кенә шикелле тоелган иде, шул хатынга өйләнеп тә куймасмы әллә дип өметләнеп яшәдек. Тик бу хатын улымның башын катырып, төрле планнар корып, улымны кредитка батырып бетерде. Бик авыр. Улымны банклар эзәрлекли, хезмәт хакы тулысынча шул кредитлар капларга китеп бара. Шул хатын белән арасын ничә мәртәбә өзәргә тырышып та карады, булдыра алмый. "Яратмыйм, күрә алмыйм шуны, әни, яныннан китә дә алмыйм", - дип әйтә улым.
Бик интегә балам. Ничектер тормышка кызыгы бетеп барган шикелле аның. Үземнең шуңа йөрәкләрем әрни, эчем поша. Ничек ярдәм итәргә белмичә, үзем дә аптырап, кайгырып йөрим. Бәлки, киңәш бирүчеләр булыр?


https://vk.com/beznen_avi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев