Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УНИКС Европа кубогындагы чыгышын җиңү белән башлады

Казан баскетбол командасы чит мәйданда уңышка иреште. Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогының даими чемпионатындагы беренче матчында җиңүгә иреште - чит мәйданда «Андорра» клубыннан өстен чыкты. «А» төркемендә чыгыш ясаучы көндәшләрнең уены УНИКС файдасына 76:68 (18:16, 23:19, 18:11, 17:22) исәбенә төгәлләнде. Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчы булып, 15 очко...

Казан баскетбол командасы чит мәйданда уңышка иреште.

Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогының даими чемпионатындагы беренче матчында җиңүгә иреште - чит мәйданда «Андорра» клубыннан өстен чыкты.

«А» төркемендә чыгыш ясаучы көндәшләрнең уены УНИКС файдасына 76:68 (18:16, 23:19, 18:11, 17:22) исәбенә төгәлләнде. Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчы булып, 15 очко җыйган Америка баскетболчысы Джамар Смит танылды.

Европа кубогы кысаларында чираттагы уенны УНИКС 18 октябрьдә Казанда Франциянең «Леваллуа» командасына каршы уздыра. Ә аңа кадәр, 15 октябрьдә, шулай ук Казанда Бердәм лиганың даими чемпионаты кысаларында Таллинның «Калев» клубына каршы уен көтә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев