Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УРАЗА: Ифтарның савабы нәрсәдә?

Рамазан аена аяк бастык. 6 июнь - уразаның беренче көне. Әлеге уңайдан һәм исламга нисбәтле башка сораулар буенча укучыларыбыз мөрәҗәгать итте.

Аларның сорауларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.

Бөтен республика күләмендә авыз ачу мәҗлесе уздыру гадәткә кереп китте. Ифтарның савабы турында аңлатып үтегез әле?

Госман Мифтахов, Яшел Үзән шәһәре.

- Рамазан - изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк", - дигән. Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр кешенең савабын үзеңә алачаксың, дигән сүз. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда.


Башкалабызда өч ел рәттән республика ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Былтыргысы хәтта Россия күләмендә узды, дип тә әйтергә мөмкин, чөнки илебезнең төрле төбәкләреннән килделәр. Быел ифтарда катнашучыларның саны ике мәртәбә артык булачак. Ун мең кешегә табын әзерләргә ниятлибез. Мондый ифтарларны уздыру бик мөһим. Ул мәҗлесләр мөселманнарны берләштерә, белемнәрен арттыра. Ифтарда танылган хәзрәтләребез, имамнарыбыз халык каршында вәгазь сөйли, динебезнең матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә, динне пычратырга тырышалар, явызлык, вәшхилек белән бәйләргә омтылалар. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә зур мөмкинлекләр бирә. Динебезнең әхлагын җиткерергә дә күркәм мөмкинлек тудырыла. Ифтар мәҗлесләре моны тиешенчә эшләргә ярдәм итә дә инде.



Кадер кичәсен бик хикмәтле көн диләр. Аның хакында бераз мәгълүмат бирсәгез иде.

Рамазан Закиров, Балык Бистәсе.

- Белгәнебезчә, Рамазан аенда Кадер кичәсе дә үткәрелә. Шушы кичәдә Корьән Кәрим иңдерелә башлаган. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк. Ягъни мең айны елларга күчерсәк, якынча 83 ел килеп чыга. Бу изге кичәдә гыйбадәт кылсак, 83 ел дәвамында кылынган гыйбадәтнең әҗерен алырга мөмкинбез. Имам Субуки болай дигән: "Җомга кичәсендә Аллаһы Тәгалә бер атна дәвамында кылынган гөнаһларны гафу итә, Бәраәт кичәсендә бер ел дәвамында кылынган гөнаһларны кичерә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһларны ярлыкый". Ягъни Кадер кичәсендә, кеше гыйбадәт кылса, ул тулысынча пакьләнергә мөмкин. Рухи җәһәттән аның сабый бала кебек сафланып калуы ихтимал. Быел Кадер кичәсе июнь ахыры, июль башына туры килә. Мәчетләрдә бу кичәдә нәфел намазлары укыйлар. Тәравих намазыннан соң, тәһәҗҗүд намазы укыла. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә нәфел гыйбадәтләре өчен, фарыз әҗерен бирә, бер фарыз өчен 70 фарыз әҗерен насыйп итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев