Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валентина Матвиенко: Тулысынча дистанцион укуга күчү булмаячак

«Дистанцион уку — укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә авыр», - ди Матвиенко.

Россия Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко укучыларны һәм аларның әти-әниләрен тынычландырды: төп форма буларак дистанцион белем кертү мәсьәләсе көн тәртибендә тормый. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коронавирус таралу куркынычы аркасында Россия мәктәпләрендә дистанцион белем бирү кертелгәннән бирле ата-аналар чатлары тынычсызлыктан кайный. Даими нигездә онлайн мәктәпләр булдырмау таләбе язылган петиция интернетта таралды.

Дистанцион уку — укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә авыр, шуңа күрә мондый эмоциональ мөнәсәбәт аңлашыла, диде дүшәмбе онлайн-брифинг барышында Федерация Советы башлыгы. Вазгыятьне катлауландырырга нигез юк, ди Валентина Матвиенко. «Бу тема гомумән каралмый. Гомуми стационар белем бирүне дистанцион укыту белән алмаштыру мөмкин түгел, ярамый, һәм мондый карарларны беркем дә кабул итәргә планлаштырмый», — диде ул.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев