Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар өчен оешма җитәкчеләре баянда да уйный

28 сентябрь көнне безне - Саба сөт-май комбинатында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне - зур мәҗлескә, мул табын артына җыйдылар. Күптән күрмәгән хезмәттәшләреңне күреп сөйләшү үзе бер куаныч, шатлык ул. Бүгенге көндә комбинат җитәкчесе Заһир Һадиев һәрберебез белән күрешеп, хәлләребезне, тормышыбызны сорашты. Соңыннан, кулына баян алып, җырлап та җибәрде. Мондый...

28 сентябрь көнне безне - Саба сөт-май комбинатында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне - зур мәҗлескә, мул табын артына җыйдылар. Күптән күрмәгән хезмәттәшләреңне күреп сөйләшү үзе бер куаныч, шатлык ул. Бүгенге көндә комбинат җитәкчесе Заһир Һадиев һәрберебез белән күрешеп, хәлләребезне, тормышыбызны сорашты. Соңыннан, кулына баян алып, җырлап та җибәрде. Мондый игътибарга, хөрмәткә бик күңелебез булды. Барлык пенсионерлар исеменнән Заһир Таһир улына, Вәсилә Нурулла кызына, анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә зур хөрмәтебезне белдереп, хәерле гомерләр, эшләрендә уңышлар телибез.

Хидая Шәрәпова,

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев