Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Чагин : “Яшьләргә техник белем алуга юнәлеш бирү бик мөһим”

Бердәм Россия”   кандидаты Владимир Чагин партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә дежур торды

“КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе  Владимир Чагин  “Бердәм Россиянең” җәмәгатьчелекне  кабул итү бүлмәсендә  татарстанлылар белән  аралашты.  “Минем депутат” проекты  кысаларында “Бердәм Россия”гә республикада яшәүчеләрдән   мөрәҗәгатьләр  күп килә. Владимир Чагин эшкә кабул иткән  беренче  мөрәҗәгать  яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм  спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру проблемаларына  кагылышлы  иде.  “Сайлаучылар белән турыдан-туры  аралашу бик нык игътибар  сорый. Кабул итүдә булган кеше кузгаткан проблема миңа  аеруча  якын. Мин эшчәнлегемдә  төп юнәлеш итеп яшьләргә техник белем алуга ориентацияне бирүне  саныйм. Республика икътисады үсә һәм алга таба да бу темпны югалтмау   мөһим”,– дип билгеләп  үтте Чагин.

Татарстанда  яшәүчеләр “Бердәм Россия” партиясенә мөрәҗәгатьләрне һәм  тәкъдимнәрне “Мой депутат.онлайн” сайтында калдыра, “Кайнар линия” телефонына (8800-201-16-00) шалтырата  яки Ватсапка  яза  алалар. “Мой депутат” проекты кураторы,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев әлеге ресурсның  сайлаудан  соң да эшлиячәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев