Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин автомобильчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Президенты автотранспорт өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин автотранспорт комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау тексты Крмель сайтында чыкты.

Автотранспорт комплексы чын мәгънәсендә ил икътисадының төп тармагының берсе, база өлеше булып тора, диелгән әлеге текстта.

Путин әйтүенчә, илнең сәнәгать, аграр мөкинлекләре ныклыгы, шулай ук кешеләрнең сыйфатлы һәм уңайлы тормышы әлеге тармакның өзлексез, динамик рәвештә эшләвеннән тора.

Россия Президенты автотранспорт өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүгә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм куллану мөмкинлеген арттыруга зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

  • Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан үз котлавын тармак ветераннарына һәм автотранспорт предприятиясе хезмәткәрләренә җиткерде.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев