Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә үткәрергә кушты

Хәрби парадлар Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Россия шәһәрләрендә узачак.

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 24 июнендә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парад уздырырга кушты. Бу хакта ул Россия оборона министры Сергей Шойгу белән очрашуда хәбәр итте.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадка әзерлекне башларга кушам. Россия башкаласы Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә. Без моны 24 июньдә, 1945 елда җиңүчеләрнең тарихи парады узган көнне эшләячәкбез», — диде Путин.

Апрель аенда Россия Иминлек советы утырышында чыгыш ясаганда, Россия Президенты Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Россия шәһәрләрендә Җиңү парадын уздыруны коронавирус пандемиясе аркасында күчерү турында белдергән иде. 

Фото: Илнар Төхбәтов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X