Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин инвалидлыкны раслауны җиңеләйтү турындагы законны имзалады

Инвалидларга социаль ярдәм алу өчен статусларын белешмә белән расларга яки тернәкләндерү программасының төп нөсхәсен тәкъдим итәргә кирәкмәячәк.

Россия Президенты Владимир Путин инвалидлыкны раслауны җиңеләйтү турындагы законга кул куйды. Бу хакта Татарстанда балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Әлеге закон нигезендә инвалидлык төркеме булган кешеләргә социаль ярдәм алу җиңелрәк булачак”, - диелә хәбәрдә.

Хәзер социаль ярдәм алу өчен инвалидларга үз статусларын белешмә белән раслыйсы һәм индивидуаль тернәкләндерү программасының төп нөсхәсен тәкъдим итәсе булмаячак.

Закон буенча, вәкаләтле органнар медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматларын федераль инвалидлар реестрыннан электрон рәвештә соратып алачак.

“Төбәк һәм муниципаль хакимиятләр федераль реестр мәгълүматлары белән үзләре чагыштырып торырга тиеш булачак. Ә 2020 елның җәеннән инвалидлар өчен түләүсез парковкага җирле рөхсәт аласы булмаячак, шулай ук белмәү сәбәпле парковкага акча түләмәгән өчен штраф салу да бетә”, - диде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

  • 2023 елда Казанда инвалидларның IV Бөтенроссия җәйге спартакиадасы узачак. Шулай ук Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Идел буе округында лидер булды.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X