Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин KazanSummit форумында катнашучыларны сәламләгән

Дәүләт башлыгы котлау телеграммасында Россия һәм ислам дөньясы илләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүнең әһәмиятен билгеләп үткән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисади саммитының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды.

Пленарное заседание «Россия-Исламский мир: драйвер международной экономики". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисади саммиты ачылу уңаеннан сезне ихлас күңелдән котлыйм. Сезнең очрашуның көн тәртибенә халыкара хезмәттәшлек, сәүдә, инфраструктура һ.б. өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр кертелгән. Форумда катнашучылар алдында икътисади һәм фәнни-технологик оешмаларның төрле аспектлары, хәерчелек белән көрәшүнең юллары хакында фикер алышу бурычы тора», - дип искәрткән РФ Президенты.

Пленарное заседание «Россия-Исламский мир: драйвер международной экономики". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә гаделлек, тигезлек һәм ике якка да файда китерү принципларын ныгытырга тырышуын хуплый. Моннан тыш, ил башлыгы Россия һәм ислам илләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүнең әһәмиятле булуын әйткән.

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев