Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Кырым күперен: “Киттек” сүзләре белән ачты

Ил башлыгы самосвал руле артына үзе утырды һәм күпер буйлап узды.

Россия Президенты Владимир Путин Кырым күперенең автоюлы өлешен ачу тантанасында катнашты. Бүген төзелеш техникасы колоннасының күпер аша чыгуы көтелә.

Күпер төзүгә булган дәүләт контракты автомобильләр хәрәкәтен быел декабрьдә башлап җибәрүне күздә тоткан. Әмма объектның беренче чираты куелган вакыттан ярты елга алдан тапшырыла.

  • Кырым һәм Краснодар краен тоташтыручы Керчь бугазы аша салынган күпер Россиядәге иң озын күпер булачак. Объект озынлыгы 19 чакрымны тәшкил итә. Күпер ике ел элек төзелә башлаган иде. Проектның тулаем бәясе 200 миллиард сумнан артып китте.

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев