Владимир Путин: Россиядә гомер озынлыгы уртача 78 яшькә җитәргә тиеш
Россиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш. Бу хакта «Илкүләм сәламәтлек саклау» конгрессында ил Президенты Владимир Путин әйтте.
Россиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш. Бу хакта «Илкүләм сәламәтлек саклау» конгрессында ил Президенты Владимир Путин әйтте.
«Тулаем алганда, гомер озынлыгы уртача 78 яшькә җитәргә тиеш. Ә алга таба элек планлаштырганча, 80 плюс дәрәҗәсенә чыгарга кирәк», – диде Путин.
Алдарак Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2030 елга республикада уртача гомер озынлыгы 77 яшьне тәшкил итәчәк, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев